Күчмә семинар-киңәшмә

2022 елның 21 октябре, җомга

                       2022 елның 21 октябрендә күчмә семинар-киңәшмәләр эшен дәвам итеп, Рангазар авыл китапханәсендә «Китапханә туган якны өйрәнү – зур мөмкинлекләр территориясе» темасына чираттагы семинар узды. Туган якны өйрәнү өлкәсендә эшләү-яңа тенденция түгел, ә күпьеллык вакыт сынавын узган традиция. Әйдәп баручы китапханәче Хаҗиева Алфира Габделман кызы китапханә тарихы турында сөйләде, «Без Сарман ягыннан» күргәзмәсенә күзәтү ясады, «Рангазар авылы тарихы», «Китапханә тарихы», «Районыбыз язучылары» альбомнары белән таныштырды, китапханә эшчәнлегендәге казанышлары турында сөйләде, туган ягына багышлап язган үзенең  шигырьләрен укыды.                  

                  Традиция буенча директор Афзалетдинова Л. Г., әйдәп баручы библиограф Мадьярова Г. Н., методик бүлек мөдире Гатауллина Г. Р., китап туплау  hәм эшкэртү  бүлеге мөдире Шаехова Э. Х. китапханә эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар.

 Семинар эшендә шулай ук якын-тирә авылларның 6 әйдәп баручы китапханәчесе катнашты. Ахырда Рангазар авылында туган язучы Р. Кәрами китапларын кулланып китапханә белгечләре " Кәрами иҗатын беләсезме?" исемле кроссворд чиштеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International