Радиочыгыш

2022 елның 21 октябре, җомга

2022 елның   21 октябрендә Сарман җирле радио эфирында “Яңа китаплар – яңа тәсирләр” исемле яңа китапларга күзәтүне  МБУ Сарман “Үзәкләштерелгән китапханә” библиографы Гөлнур Мадьярова үткәрде.

    Сарман үзәк китапханәсе «Татнефть» хәйрия фонды грантында “Библиотека Alpha- поколения»” (“Альфа буын китапханәсе” ) проекты белән  катнашып  3  453 329  сум гарнт отты.    Аңа китапханәнәгә  җиһазлар  , компьютер, интерактив панель, заманча виртуаль  күзлеге,җыр яздыру студиясе  һәм     634 740     сумга, 1229 данә  китап алынды. Меңләгән китаплар арасыннан әдәбиятны үз иткән,күп укырга яраткан райондашларыбыз,авылдашларыбыз  игътибарына  шул китапларның кайберләре белән таныштырып үтелде. Алар арасында якташларыбызТатарстан ның атказанган мәдәният хезмәткәре,  язучы Хәниф Хәйруллинның  “Улларым, сез кайда?”; Татарстанның атказанган фән эшлеклесе , филология фәннәре докторы, язучы, әдәбият галиме, профессор Дүсем авылында туган Фәрит Яхинның  “Кышкы розалар”; Фирүзә Җамалетдинованың “Яратып китү”;  шагыйрә Нәҗибә Сафинаның “Каеннар ник кара таплы” хикәяләр җыентыгы; язучы-драматург Хәбир Ибраһимның ”Ышанма күз яшьләремә”; Мөнирә Сафинаның “Ай сылуы”язучы Роза Шакир кызы Хәбибуллинаның”Сиңа дигән җырым”китаплары бар иде. Бу әсәрләр укучылар күңелендә теләктәшлек табып матурлыкка, изге гамәлләргә омтылыш уятыр дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International