Бүген Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрү оештырылды. 5 тоннадан артык йөк җыелды: азык-төлек продуктлары, дарулар, көнкүреш товарлары, шәхси гигиена чаралары, өс киемнәре һәм аяк киемнәре. Украинада хәрби бурычларын үтәүче якташларга мәктәп укучылары рәсемнәр һәм хатлар әзерләделәр.
Хәйрия акциясендә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.