Бүген Татарстан Республикасының Милли музеенда "Җиңү адымнары -2022" республика проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Мәктәп командасы ике номинациядә бүләкләнде. Нигматуллина Наилә - иң яхшы волонтер командасы командиры исеменә лаек булды, ә Миннегалиева Э.Х. җитәкчелегендәге команда "Проектны иң яхшы тормышка ашыручы" номинациясендә җиңүче Дипломына ия булды. Музейдагы экскурсия, команда белән Казанда булу бик матур хатирә булды. Командага уңышлар, яңа үрләр телибез