2022 елның 25 октябрендә Нөркәй авыл китапханәсендә «Китапханәдә эшләүнең инновацион формалары»темасына чираттагы семинар – киңәшмә узды.
Әйдәп баручы китапханәче Мостафина Резеда Рафаэль кызы «Туган авылның яраткан урыннары» дип исемләнгән Библио - такси вариантларының берсен күрсәтте. Китапханәче семинарда катнашучыларны авыл урамнары буйлап ахыргы тукталышка кадәр «китапханә»виртуаль таксида йөрергә чакырды. Сәяхәт төсле слайд презентациясе белән озатылды.Традиция буенча директор Афзалетдинова Л. Г., әйдәп баручы библиограф Мадьярова Г. Н., методик бүлек мөдире Гатауллина Г. Р., Шаехова Э. Х. чыгыш ясадылар.
Семинар эшендә шулай ук якын-тирә авылларның 8 әйдәп баручы китапханәчесе катнашты.