"Они защищали отчий дом" проектын гамәлгә ашыру.

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Чираттагы очрашуыбыз “Они защищали отчий дом” проекты кысаларында “Они сражались за Родину” дип исемләнгән чаралар циклына багышланган иде.  Үсеп килүче буын Бөек Ватан сугышы турында тарих битләреннән, төрле фильмнардан, әңгәмәләрдән ишетеп кенә белә. Кызганычка каршы, хәвефле елларны кичереп, сугыш кырыннан исән әйләнеп кайткан ветераннарабыз рәтләре елдан ел сирәгәя. Элегерәк ветераннар белән һәрдаим очрашулар оештырылып торса, бүген андый мөмкинлек бөтенләй юк диярлек.

Ләкин Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее фондларында уникаль видеоязмалар саклана. Әлеге видеоязмаларда ветераннарабыз сугыш еллары истәлекләре, үз күзләре белән күргәннәре, башларыннан кичкәннәр белән уртаклашалар. 

Сарман гимназиясенең 6А сыйныфы укучылары игътибарына райондашыбыз,  Бөек Ватан сугышы ветераны, Хамитов Гыйлмөхәммәт Зиятдин улының истәлекләре тәкъдим ителде. Гыйлми бабай (үзенә шулай дәшәргә кушарга иде ул) бүген безнең арабызда юк, бары тик шушы видеоязмада гына һаман да елмаеп тора. Укучылар өчен мондый чаралар бик мөһим, чөнки сугыш, тыл ветераннарына хөрмәт, ватанпәрвәрлек хисләре Гыйлми бабай кебек Җиңү язын якынайткан батыр йөрәкле кешеләр үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш. Без, тыныч тормышта яшәүчеләр, алар алдында түләп бетермәслек  бурычлы.

Очрашуыбызны йомгаклап һәрвакыттагыча кечкенә генә әңгәмә ясадык. Һәм сөйләшү барышында “Ә ни өчен без ветаннарыбыз хакында хәтерне сакларга тиеш соң, әллә кайчан үткән  вакыйгалар бит инде ул?” дигән сорауга “Чөнки алар булмаса, без бүген булмас идек” дигән җавапны ишетү чиксез сөенечле, рәхәт булды. Димәк, үсеп килүче буын дөрес фикердә, дөрес юнәлештә тәрбияләнә, димәк, үткәргән чаралар, очрашуларның, төрле яклап алып барылган күмәк тәрбия эшенең нәтиҗәсе бар.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International