27 октябрьдә Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Алёнушка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бистәбезнең сәнгать мәктәбенә экскурсиягә бардылар. Балаларны биредә эшләүче педагоглар ачык йөз белән каршы алды, укучылар тарафыннан ясалган эшләр белән таныштырды. Акварель буяулар, гуашь белән ясалган пейзаж, портрет, натюрморт жанрында эшләнгән картиналар һәм декоратив-кулланма юнәлешендәге эшләр балалар күңеленә хуш килде. Шулай ук Җәлил рәссамы Веретенников Валерий Петровичның 70 яшьлек юбилеена багышланган "Йөрәк түрендәге туган як!" күргәзмәсен бик яратып карадылар. Сәнгать мәктәбендәге экскурсия балаларда уңай тәэсирләр генә калдырды!