Безнең балалар бакчасында барлык төркемнәрдә көзге бәйрәмнәр узды. Көз кызы һәр төркемгә кунакка килде, ә балалар аны җырлар, биюләр, әкиятләр, уеннар, шаяртулар белән кадерле кунак итеп каршы алдылар!
Балалар бакчасында Көз бәйрәме иң яраткан чараларның берсе булып тора, чөнки нәкъ менә тантаналы иртәләр вакытында балалар күңел ачып, башкаларга да үзләрен күрсәтә ала.
Көзге тылсым балаларга күптөрле шатлыклы тәэсирләр бирде. Әкияти персонажлар уеннар һәм шаярулар белән сөендерде. Әлбәттә, күчтәнәчсез нинди бәйрәм? Көз барлык яшь төркемнәрендәге балаларга тәмле алма китерде. Бәйрәм катнашучыларга да, балаларның чыгышын карарга килүчеләргә дә шатлык һәм ләззәт китерде.