«Кадерле мирас». Квест –уен

2022 елның 28 октябре, җомга

Мирас... Ул буыннан буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф – гадәтләр һәм бәйрәмнәребез, халык авыз иҗаты әсәрләре безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Әйе, халкым, тырыш, хезмәт сөючән, үрнәк булып яшәргә омтылган һәм сокланырлык итеп көндә итә белгән. Нинди генә бизәнү әйберләре эшләмәгәннәрдә, ниләр генә ясамаган алар. Беләзекләр, йөзекләр, колак алкалары, чулпылар.  Түбәтәй, калфак, читек, камзул, түшлек, алъяпкыч,  – алар милләтебез төсе, рухи ядкарьләребез.

28 октябрь көнне район китапханәсе хезмәткәрләре «Библиотека Alpha- поколения» проекты кысаларында Сарман гомум белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен  «Кадерле мирас»   дип аталган квест –уен үткәрде. Уен барышында яшүсмерләр 2 командага бүленеп, тукталыштан – тукталышка  күчеп, мавыктыргыч сәяхәткә чумдылар. Квест – уен 5 тукталыштан  торды. “Халык бәйрәмнәре”, “Халкыбызның бизәнү әйберләре” тукталышында укучылар Сабантуй, Корбан бәйрәме һәм башка бәйрәмнәр турында бик күп мәгълүмат алдылар. 3 нче тукталышта укучылар  кызып –кызып кроссворд чиштеләр. Аны чишеп алар татар халык мәкален укый алдылар. 4  тукталыш та укучылар татар халык әкиятләре буенча көч сынаштылар. 5 тукталышта капитаннар ярышты, пазлларны җыелды. Укучыларга яңа китаплар тәкъдим ителде.  Әлеге квест -  уен бер укучыны да битараф калдырмады, ул «Пушкин картасы» буенча утте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International