2022нче елның 29нчы октябрендә мәктәптә көндезге «Эдельвейс» көзге лагере эшли башлады. Лагерьда 50 кеше ял итә. Лагерьның беренче көне - "Лагерь ачылу көне". Шуңа күрә ул бик яхшы үтте. Балалар лагерь ачылуны түземсезлек белән көттеләр, шуңа күрә күпләр элегрәк тә килделәр. Балалар 2 отрядка бүленгән иде. Һәр отряд үзенә исем һәм девиз уйлап тапкан. Балалар стена газеталарын чыгардылар. Моннан тыш, куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде.