Кәүҗияк авылында яшәүче Мөхлисулла һәм Бриллиант Кәлимуллиннар бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. "Ныклы гаилә" проекты кысаларында Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов юбилярларны котлады, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга туганнары һәм балалары да кушылды. Юбилярларга ныклы сәламәтлек, имин томышлар телибез.