Халикова Рәшидә апага 90 яшь тулды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Рәшидә апаны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г өлнара Хуҗина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин, ветераннар советы рәисе  Гөлмира Ситдикова җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International