Мөслим театры Сарман мәдәният йортында «Зәңгәр шәл» драмасын сәхнәләштерде

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Әлеге театр Халыкара театр коллективларының «Идел-йорт» фестиваленең Гран-при иясе дә булган иде. Артистларның тамашачыларның өметләрен акладылар, драманың бөтен биш пәрдәсе дә көчле алкышларга күмелде. Аны карарга район җитәкчелеге, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендәге делегация дә килде. Сәхнәләштерелгән күренеш тәмамланганнан соң Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Мөслим кунакларына район халкы исеменнән рәхмәт белдерде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International