Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре янгынга каршы инструктаж үткәрде.

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе өлкән инспекторы Р.Г. Гарипов Җәлил мәдәният сарае хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде.

Ул янгын чыккан очракта беренче чираттагы гамәлләр тәртибе һәм янгын сүндергечләрне куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре янгын вакытында иң куркыныч булган участокларны күрсәтте, шулай ук янгын чыгу очраклары - янгын сүндерүчеләрне чакыру, янгын сүндерү чараларын куллану, эвакуация тәртибе турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International