Бүген, 14.11.2022 елда, дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә социаль-икътисади үсеш фаразы һәм өч еллык чорга район бюджеты проекты каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р.Р. Хөснимәрданова Сарман муниципаль районының 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына социаль-икътисади үсеш фаразы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Сарман муниципаль районының 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына бюджет проектын районның финанс-бюджет палатасы рәисе Л.Ш. Зыятдинова тәкъдим итте. Бюджет проекты буенча өстәмә доклад белән муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе И.Г. Габделгазизов чыгыш ясады. Депутатлар 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына бюджет проектын беренче укылышта кабул итте. Утырыш эшендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Г. Н. Глушков катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Ф.М. Хөснуллин алып барды.