«Сарман ягы нурлы як».Тематик кичә

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Сарман ягы... Җырларда җырланган, татар тарихының җанлы сәхифәләрен буыннан – буынга язып килүче гүзәл кешеләр яшәгән, фидакарьләрчә эшләгән илаһи да, моңлы да төбәк ул. Сарманлылар бөтен татар дөньясына мәгълүм булган олпат язучылары, күренекле шагыйрьләре, мәшһүр җырчылары, танылган сәхнә осталары белән горурланып яшиләр.

16 ноябрь көнне Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре  Сарман гимназиянең 7 сыйныф укучылары өчен «Сарман ягы нурлы як» исеме астында тематик кичә үткәрделәр. Кичә туган ягыбызга, районыбыздан чыккан язучылар, шагыйрләр, сәнгать әһелләренә багышланды. Кичә барышында видеоязмада «Сарманым», «Чыгарсыңмы каршы алырга» дип исемләнгән җырлар яңгырады. Китапханәче Энҗе Шаехова укучыларга Клара Булатова, Вәсимә Хәйруллина шигырьләрен укып ирештерде.  Укучылар бик теләп Әзһәр ага Габидинең табышмакларын, шарадаларын чиштеләр. Аларга «Сарман әдипләр иле» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, китапханәче Ильмира Нигматуллина ясаган презентация күрсәтелде. Кичәне әзерләде һәм алып барды китапханәче Рәзинә Гарифуллина.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International