14 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Җәлилнең 1нче мәктәбендә Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы игълан ителде. Бу атна кысаларында мәктәптә юл-транспорт һәлакәтләрен пропагандалау чаралары башланды. ЮИД отряды әгъзалары кече сыйныф укучыларына листовкалар һәм брошюралар тараттылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр.