Район Советында киңәшмә

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Бүген утырышлар залында район советында киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Киңәшмәнең көн тәртибенә 5 мәсьәлә кертелгән иде. «Сарман муниципаль районы территориясендә Яңа ел чараларын оештыру һәм үткәрү турында» гы беренче мәсьәлә буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов таныштырдылар. «Сарман муниципаль районында инвалидлар декадасы кысаларында чаралар үткәрү турында» киңәшмәнең көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Лилия Гыйльметдинова чыгыш ясады. «Сарман муниципаль районында хәрби исәпкә алу һәм гражданнарны броньлауның торышы турында» гы өченче мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе Рәдис Миңнуллин сөйләде. Дүртенче мәсьәлә буенча: «Физик затларга милек салымнары керү турында» муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова таныштырды. «Сарман РҮХ» ДАССОның баш табиб урынбасары Рамил Галиев «Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрү турында» киңәшмәнең көн тәртибендәге бишенче сорау белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International