Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың «Өлкән буын» Федераль проекты, «Демография» милли проекты күрсәткечләренең әһәмиятенә ирешү, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү нәтиҗәлелеге, Украина территорияләрендәге махсус хәрби операция барышында вафат булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен озата бару мәсьәләләрен өйрәнү максатыннан Сарман районына сәфәре булып узды.
Ул Җәлил поселогының "Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында" булды һәм әлеге мәсьәләләрне карау буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, МР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, районның социаль хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.