"Они защищали отчий дом" проектын гамәлгә ашыру

2022 елның 25 ноябре, җомга

Яңа проект өстендә эшли башлагач та, һәрвакыт сорау туа: «ул кызык булырмы, ә иң мөһиме: файдалы булырмы?». Быел без берьюлы өч социаль проект тормышка ашырдык, алар төрле юнәлештә һәм төрле яшь категорияләре өчен язылган иде.. Әмма аларны беренче карашка күренми торган бер зур максат берләштерә-аңлы шәхес тәрбияләү, үз ватаныңа мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү, чөнки нәкъ менә шушылар ватанпәрвәрләр тәрбияләүнең асылы булып торалар.

«Они защищали отчий дом» проектын тормышка ашыра башлагач, ялгышмаганыбызны һәм укучылар белән эшләү өчен дөрес ысул сайлаганыбызны аңладык. Чаралар вакытында балаларның кызыксынган күзләрен күрү, мөгаен, безнең өчен иң зур бүләк. Укучылар һәрвакыт актив катнашып, шәхси фикерләре белән бүлешеп, кызыксындырган сорауларын бирәләр, проектта катнашкан «Юнармеец» хәрби - патриотик клубы активистларының икенче төркеме дә нәкъ шундый кызыксынучан һәм үткен булып чыкты. Балалар плащ-палатканы җиңел генә җиңеп чыктылар, аяк чолгаулары бераз кыенлыклар тудырдылар, әмма дөрес ысулны бары тик бер генә күрсәтү җитте, тиз генә хаталарын төзәттеләр дә кирза итекләрне киеп тә куйдылар. Урта гасырлар чоры, әлбәттә, иң кызыклыксы, чөнки борынгы баһадирлар булып, чын көбә күлмәк кияргә мөмкинлек көн саен бирелми.

«Они защищали отчий дом» проекты сугышның сугышчылар, солдатлар һәм илнең барлык кешеләре өчен дә зур сынау булуын күрсәтү өчен, илдәге иминлек иң зур бәхет икәнен үз җилкәләрендә тоеп белсеннәр өчен эшләнгән.  Балаларга һәр көненең кадерен белеп, тормышта рухи - әхлакый нормаларда торучы дөрес өстенлекләр билгеләп яшәүнең мөһимлеген  аңлату безнең бурычыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International