"Юл ярдәмчеләре "темасына үткәрелгән чара

2022 елның 25 ноябре, җомга

Юл хәрәкәте темасына багышланган чаралар Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында һәрвакыт актуаль, шуңа күрә 23 нче ноябрьдә уртанчылар төркемендә "Юл ярдәмчеләре" дигән темага әти-әниләр белән берлектә һәм "Юл хәрәкәте иминлеге"  бүлеге җитәкчесе Ситдикова А.Р. катнашында чара узды.Балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә, пассажирлар да булдылар.
Әти-әниләр арасында "Киләчәк автомобиле" һәм "Яңа юл йөрү билгесен уйлап тап" конкурслары узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International