“60 ел бергә” Сарман районы Ләке авылы яңалыгы.

2022 елның 25 ноябре, җомга

Сарман районы Ләке авылында яшәүче хөрмәтле Петров Андрей Василий улы Һәм Зинаида Филипп кызы үзләренең гаилә бәйрәме- бриллиант туйларын бәйрәм итте. Иңне- ингә терәп 60 ел бергә яшәү бик зур соенеч ул. Гомер буе колхозда эшләп, 4 бала үстереп, оныклар тәрбиләудә олеш кертеп, гомер хезмәттә үткән. Бугенге көндә лаеклы ялларының тәмен, тормышның матурлыгын күреп, балаларның кадерен тоеп яшәгән чорлары.Авыл җирлеге  Андрей дәдәй һәм Зина апаны шушы куркәм бәйрәмнәре белән тәбрик итә.Алга таба да балаларга, оныкларга кирәк булып, бер-берсенә терәк булып яшәүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International