21 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Түбән Кама шәһәрендә " Патриот» базасында хәрби уку җыеннары уза, анда 1нче Җәлил мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары катнаша. Балалар хәрби әзерлек буенча курслар уза. Мәктәп укучыларында хәрби җыеннар үткәрелә торган төп максат — ОБЖ дәресләрендә алган белемнәрне практикада ныгыту.