“Татарча диктант-2022” белем тикшерү акциясе «2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү», «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады. Акция – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган белем тикшерү акциясе. Максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру. Акциянең асылы — Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Шушы максатны күздә тотып “Җәлил гимназиясе” укытучылары һәм укучылары, 186 кеше, 26 нчы ноябрь көнне, үз теләкләре белән “Татарча диктант “ акциясенә кушылдылар.