24-26 ноябрьдә Зәй шәһәренең "Старт" клубында («Спорт энергиясе» футбол манежы) Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XIX авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының зона этабы узды. Ярышларда 12 муниципаль районнан командалар катнашты: Ютазы, Сарман, Чирмешән, Әлки, Яңа Чишмә, Аксубай, Азнакай, Түбән Кама, Актаныш, Әлмәт, Зәй һәм Алексеевск.
Сарман районының ирләр командасы икенче зонада III урынны алды!
Сарман футболчылары 9-11 декабрьдә Мамадыш шәһәрендә узачак «Сәламәтлек» авыл уеннарында катнашачак.
Аларга алдагы уеннарда уңышлар телибез!