“Искиткеч гүзәл бәйрәм”

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Авылыбызның олкәннәре арасында үзенең юбилейына- түгәрәк санга барып җитүчеләренең берсе- Прасова Зинаида Прокопьевна. 25 нче ноябрь көнне Зина апага-90 яшь тулды. Матур бәйрәмне үзенең балалары, оныклары, якыннары белән билгеләп үттеләр.  Зина апа бүгенге көндә кызы Венера һәм кияве Сергей белән Зәй каласында матур гына гомер кичерщ.  Без  - Ләке авыл җирлеге, ветераннар Советы рәисе белән берлектә юбилярны куркәм бәйрәме белән тәбрик иттек. Олы йөрәкле, якты, нурлы йөзле, ачык зиһенле, тәмле телле, хәрәкәтчән әби ул. Зина апаның тагын бик күп еллар, сәламәт булып, якыннарын сөендереп яшәвен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International