"Они защищали отчий дом" проектын гамәлгә ашыру

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

“Они сражались за Родину” циклы кысаларындагы очрашуыбызның чираттагысы, 18 яше тулуга фронтка китеп, Җиңү яулап кайткан ветераннарыбызның берсе –Валиев Мирзаһит абыйга багышланган иде. Дөресен генә әйткәндә, вакытында ветераннарыбыз  белән шушы видеоларны төшерүне оештыруыбызга сөенеп туя алмыйбыз. Чөнки әле берничә ел элек кенә укучылар янына очрашуларга ветераннар үзләре килә алган булса, бүгенге көндә андый мөмкинлек бөтенләй юк диярлек. Бүгенге көндә Мирзаһит абый да инде арабызда юк, әмма видеоязма аның яшьлеге турында, дәһшәтле сугыш хакында булган хәтирәләрен бүген дә саклый...

Башта аларны алты айга якын Горький өлкәсенең  Богородский шәһәрендә автомәктәптә укыталар. 1943 елның салкын буранлы кышкы бер көнендә 80 машинаны, эшелон белән, Орел ягына җибәрәләр. Гвардия сержанты Мирзаһит Вәлиев хезмәт иткән икенче удар танк армиясенең 62 девизиясе 49 полкы сафтан чыккан танк, машиналарны ремонтлау белән шөгыльләнә, фронтны пушкалар, снарядлар, ягулык-майлау материаллары, азык-төлек белән тәэмин итә.Нинди генә юллар үтми дә, нинди генә бәрелешләрнең шаһиты булмый. “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен” һәм “Георгий Жуков” медальләре белән бүләкләнә.

Туган авылына бары 1947 елның апрелендә генә кайта.Сугыш беткәннән соң да әле ике ел Германиянең Нейруппен шәһәрендә хезмәт итә.

Без бу видео язманы төшергәндә Мирзаһит абый, кызганычка каршы сукыр иде инде. Ләкин, сезнеңчә бәхет нәрсәдә дигән сорауга ул болай дип җавап биргән иде: “Сугыш афәтләреннән исән-сау туган ягыма кайтып яши алу, бүгенге картлык көнемдә балаларымның кадер-хөрмәтен тоеп яшәү чиксез олы бәхет”. Чыннан да, бәхет уңышлар данәсеннән генә дә тормый, аны үлчәүләргә дә салып үлчәп булмый икән. Әмма, илебез имин, тыныч булганда без барыбызда бик бәхетле бит. Әңгәмә барышында, Сарман урта гомуми белем  бирү мәктәбенең 10 сыйныфлары укучыларына, нәкъ менә шушы фикерләрне җиткерергә тырыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International