Партиянең Сарман җирле бүлегендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Глушков Геннадий Николаевич гражданнарны кабул итте

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм Сарман муниципаль районының өстәмә мәйданчыкларында, Партия оешуга 21 ел тулу уңаеннан, гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә.
Бүген партиянең Сарман җирле бүлегендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Глушков Геннадий Николаевич гражданнарны кабул итте. Депутатка 3 кеше мөрәҗәгать итте. Сарман муниципаль районы Башкарма комитетыннан җаваплы затлар да чакырылган иде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә кабул ителде, төгәлләштерү өчен өстәмә сораулар бирелде, тиешле инстанцияләргә запрослар ясалачак.
Кабул итү барышында яңгыраган сораулар арасында җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау сораулары да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International