Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде.
Коррупцияне һәм аны күрсәтү өчен шартларны минимальләштерү Россия Федерациясенең дәүләт бурычы булып тора, аны хәл итү максатларында коррупциягә каршы законнар формалаштырылган, коррупциягә каршы көрәшнең оештыру нигезләре билгеләнгән.
Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча оештыру, аңлату һәм башка чараларның комплекслы программасы тормышка ашырыла. Көндәлек форматта районның рәсми сайтында коррупция күренешләре фактлары турында мәгълүмат булу-булмавына мониторинг үткәрелә, публикацияләргә анализ ясала, коррупция фактлары турындагы мәгълүматлар булу-булмау ягыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләренә экспертиза үткәрелә. Сарман муниципаль районының рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» махсуслаштырылган бүлеге булдырылган һәм алып барыла, анда эшчәнлекнең бу юнәлешендәге законнардагы барлык үзгәрешләр чагыла, монда шулай ук коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау бүлекчәсе тарафыннан башкарыла торган эшнең нәтиҗәлелеген бәяләү турында онлайн сораштыру урнаштырылган, «ышаныч телефоны» күрсәтелгән.
Коррупциягә каршы көрәшкә хокук саклау органнары зур өлеш кертә, аларның эше әлеге өлкәдә җинаятьләрне ачыклауга һәм тикшерүгә юнәлтелгән.
Сарман муниципаль районында үткәрелә торган коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча барлык чаралар коррупция куркынычын күрсәтү мөмкинлеген киметүгә ярдәм итә.