Ватаныбыз геройлары көненә багышланган митинг

2022 елның 9 декабре, җомга

 2022елның 09 декабрендә герой-шагыйрь М.Җәлил һәйкәле янында Ватаныбыз геройлары көненә багышланган митинг оештырылды. Батырларча һәлак булган сугышчыларга рәхмәт сүзләре белән поселок башлыгы Р.А.Кәримов чыгыш ясады. Армиягә алынган солдатларга ярдәм сүзләрен В.Н. Филимонов белдерде.

     Митингта мәктәп укытучылары һәм укучылары, “Җәлилнефть” идарәсе хезмәткәрләре, хәрби-учет өстәле белгечләре катнашты. Митингтан соң М.Җәлил һәйкәленә; сигез ел дәвамында Әхмәдиев гаиләсе яшәгән йортта урнашкан Галимҗан Маннапович Әхмәдиев мемориаль тактасына чәчәкләр салынды. Шулай ук 2 нче мәктәп укучылары, Юнармеецлар тарафыннан, сугышчы-интернационалистлар Миннулин Салават һәм Гарифуллин Газинурның мемориаль такталарына чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International