“Кызылтүш – бәхет кошым “Радиочыгыш

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

2022 елның 9нчы декабрендәСарман радио эфирында җирле шагыйребез  Ризатдинов Шәйхелмәрдән Заман  улының  иҗатына багышланган “Күңелем шигырь яза” дип исемләнгән чыгышны     МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә" библиографы Гөлнур Мадьярова     ясады.

Хезмәт ветераны,Яңа Әхмәт авылында яшәп иҗат итүче Шәйхелмәрдән Ризатдиновның“Кызылтүш – бәхет кошым “дип исемләнгән  икенче  китабы дөньякүрде.Аның туган якка,  әти-әни һәм якыннарына, авылдашларына багышланган шигырьләрен китап укучылар яратып кабул иттеләр.Ятимлек  ачысы, балачагы сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән сабыйның күргән авырлары да - һәркемне тетрәндерерлек.Ләкин Шәйхелмәрдән  абый сынмый, сыгылмый, көчле рухлы булыпт кала

 Китап чыгу һәм туган көне уңаеннан үзәк  китапханә хезмәткәрләре  шагыйрьнең  бу китабын тәкъдим итү китәсе үткәрделәр.

Бу көнне аны олылап мәктәп   укучылары, укытычылар, китапханәчеләр, чордашлары, балалары,  аның иҗатын үз итүчеләр ,”Җәлил чаткылары”әдәби- иҗат берләшмәсе әгъзалары, җирле шагыйрьләр һәм җитәкчеләр дә килгән иде .Әдипне  туган көне һәм икенче  шигырьләр китабы чыгу белән тәбрикләделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар, иҗат уңышлары теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International