Татарстан Республикасы салым органнарында ачык ишекләр көне узачак

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

2022 елның 15 декабрендә 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориаль салым органнарында салым түләүчеләр өчен «Бердәм салым счеты институтын кертү турында» ачык ишекләр көне узачак.

Чарада катнашучыларга бердәм салым счеты нәрсә ул һәм аның өстенлекләре турында сөйләячәкләр; 2023 елның 1 гыйнварыннан барлык салым түләүчеләрне нинди үзгәрешләр көтә; мәҗбүри түләүләрне түләү тәртибе һәм сроклары ничек үзгәрәчәк; мәҗбүри түләүләр ничек исәпкә алыначак һәм бүленәчәк; салымнар буенча бердәм исәп-хисап ясау ничек булачак.

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

Шулай ук 2022 елның 15 декабрендә ТР буенча 11 нче номерлы Федераль салым хезмәте ММИ буенча 2 ачык класс-семинар үткәрә, дип хәбәр итәбез:

10.00 сәгатьтә семинар.

2 семинар 15.00 сәгатьтә.

Чарада Түбән Кама шәһәре, Шинников ПР.4 адресы буенча катнашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International