Сишәмбе, 13 декабрьдә «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ГТО мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары клубының утырышы узды. Татарстанда «Бердәм Россия» тарафдарлары советы рәисе Светлана Захарова сүзләренә караганда, дискуссия мәйданчыклары даими практика булып тора. «Бүген безнең мәйданчык ГТО темасына һәм патриотик тәрбиягә багышланган. Соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, безгә яшьләр белән дә, өлкән буын белән дә игътибар белән эшләргә кирәк», - дип хәбәр итте Захарова.
Утырыш кысаларында предприятие һәм оешма хезмәткәрләре белән мондый эшне көчәйтергә тәкъдим ителде. Парламентарийлар дискуссия мәйданчыгы кысаларында кергән барлык тәкъдимнәрне дә иҗтимагый фикер алышулар үткәрү һәм формалаштырылган тәкъдимнәрне Дәүләт Советына җибәрү планында эшкә алдылар. Шулай ук чара кысаларында ГТО тапшыру нормаларындагы яңалыклар турында да фикер алыштылар. Сүз яшь баскычларын арттыру турында бара
«Бердәм Россия» нең «Балалар спорты» проектының төбәк координаторы Ольга Павлова фикеренчә, балалар өчен дә ГТО тапшыру мөмкинлеге бирү мөһим.