2022 елның 14 декабрендә Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Сан дәресе" Бөтенроссия Белем бирү проекты кысаларында "Видеотехнологияләр"темасына ачык дәрес үтте. Әлеге дәреснең максаты-балаларның игътибарын заманча видеотехнологияләр һәм алар белән бәйле һөнәрләр өлкәсенә җәлеп итү, аларга видео шалтыратулар һәм Вертикаль роликларның ничек оештырылганын, видео сыйфатын автоподборка ничек ясалганын һәм клиплар тасмасында акыллы киңәшләр ничек эшләвен, визуаль эффектлар һәм виртуаль фоннар булдырылуын, видеоларның зур күләмнәре саклана торган һөнәрләрне белү мөмкинлеге бирү. Дәрестә Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы, цифралаштыру буенча мәгариф бүлеге методисты Сахабутдинова Рәмзия Хәниф кызы, баш мөхәррир-"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" АҖ филиалы җитәкчесе Сабирова Альбина АШРАФУЛЛА кызы, мәктәп директоры Дәүләтов Ринат Сирин улы булдылар. Дәресне информатика укытучысы Әхмәтшин Альберт Флюр улы үткәрде.