Ветераннар клубында 13 декабрьдән башлап 15 декабрьгә кадәр Яңа ел бәйрәменә багышлап шахмат, шашка, бильярд уеннары буенча турнир үткәрелде. Ярышлар бик кызу барды. Шахмат тактасы артында 2 команда ( ирләр һәм хатын-кызлар , шашка буенча шулай ук 2 команда ( ирләр һәм хатын-кызлар) ярышып, барысы 22 кеше катнашты. Шуларның 12 се 1,2,3, урыннарны бүлештеләр.
Бильярд буенча ирләр генә ярыштылар. 10 кеше уенда катнашып, җиңүчеләр билгеләнде.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды.
Шахмат буенча ирләр командасында 1 урын Сабиров Т.С., 2 урын Камалов Э.Р., 3 урын Харисов Р.А. яуладылар. Хатын-кызлар арасында 1 урынга Ихсанова Л.З., 2 урынга Каюмова Р.А., 3 урынга Гимадиева М.А. лаек булдылар..
Шашка буенча ирләр арасында 1 урында Талибуллин Р.К., 2 урында Якупов А.Г., 3 урында Хуснуллин Н.А. калдылар.. Ә хатын-кызлар арасыннан 1 урын Асадуллина Г., 2 урын Маталыгина Н., 3 урын Хасанова Г.М. булды.
Бильярд буенча ирләр командасы гына көч сынаштылар. 1 - Князев В.А., 2-Рысаев М.Н. һәм 3 -Фрролов Г.М. булдылар..
Ярышның барлык төрләре дә партнерлар арасында бер-берсенә ышаныч, дуслык һәм ярдәмләшү шартларында үтте.
Бүгенге көндә поселокта өлкәннәр өчен ял итү, ярышлар оештыру өчен бер дигән ветераннар клубының яшәп килүе, анда барлык шартлар тудырылуы өчен поселок җитәкчелегенә, “Җәлилнефть” идарәсенә бик зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
Ветераннар Советы рәисе Әнисә Минһаҗева.