16 декабрь көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе – 2023» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Конкурста Җәлил мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 6 тәрбияче катнашты һәм алар балалар белән педагогик чара күрсәттеләр.Безнең балалар бакчасын Шәйдуллина Лия Линар кызы тәкъдим итте.Алга таба сынауларда аңа уңышлар телибез!