"Айтуган" УСЗда Сафин Наил Мирхафизан улы истәлегенә багышланган мини-футбол буенча III еллык турнир булды. Турнирга якын туганнары Сафина Н.М.: тормыш иптәше Регина Ганиевна, улы Шамил Наил улы һәм абыйсы Камил Мирхафизан улы чакырылган иде.
Якташыбызны искә алырга Алабуга, Мөслим, Актаныш, Иске Кәшер, Сарман, SMR командалары һәм әлеге турнирның иганәчесе сыйфатында чыгыш ясаган Сафин н.М. укучылары килде.
Рәхмәт сүзләре белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы чыгыш ясады, аннары бүләкләү процедурасын үткәрде:
Алабуга шәһәре командасы-1 урын
Сарман авылы SMR-2 урын
Иске Кәшер авылы-3 урын
Остазларының исемен онытмаган иганәчеләргә аерым рәхмәт!