Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү максатыннан ел саен район бюджетыннан саву аппаратларына субсидияләр бирелеп бара.
Бүген, 19 декабрьда, Яңа ел алдыннан район территориясендә дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган шәхси хуҗалык алып баручы гражданнарны бүләкләү тантанасы булды. Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин 17 шәхси хуҗалык башлыкларына сөт саву аппаратлары алу өчен сертификатлар тапшырды.