Бүген Үзәк мәдәният һәм ял паркында Яңа ел чыршысы тантаналы ачылышы булды.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин чарада катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, оешма-учреждениеләр коллективларына хезмәтләре һәм район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. » Якынлашып килүче 2023 ел безнең барыбызга да җан тынычлыгы, тынычлык, татулык һәм иминлек хисе китерсен", - диде Фәрит Мөнәвир улы үз мөрәҗәгатендә.
"Ел рәхмәте" бүләкләү тантанасы кысаларында район башлыгы оешма җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә, район халкына намуслы хезмәте һәм Яңа ел бизәлеше өчен рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.