Кул эшләре конкурсы

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Яңа елны каршылауга багышланган чаралар кысаларында, Җәлил гимназиясе башлангыч сыйныф укучылары өчен кул эшләре конкурсы оештырылды. Конкурс Яңа ел алдыннан бәйрәмчә эмоциональ атмосфера һәм кәеф булдыру, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, әти-әниләр белән бергә иҗади эшчәнлек алып бару максатыннан үткәрелде. Конкурска үз куллары белән ясалган һәр декоратив-гамәли иҗат техникасында эшләнгән эшләнмәләр кабул ителде. Кул эшләре авторларына рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International