Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Энергетиклар көне белән котлавы

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре hәм тармак ветераннары!

Сезне hөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм.

Энергетика комплексы лаеклы рәвештә илебез икътисадының стратегик яктан мөһим булган төп тармакларының берсе булып санала. Районыбыз энергетиклары, райондагы барлык предприятие, социаль объектларга электр һәм җылылык биреп, аларның тотрыклы эшләвен тәэмин итә, өйләребезгә яктылык һәм нур өләшә. Әлеге хезмәт мактаулы да, җаваплы да. 

Яшь буын тармак ветераннарының матур традицияләрен лаеклы дәвам итә. Барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International