"Ел тәрбиячесе - 2023 "

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

20 нче декабрь көнне Сарман 2 нче санлы  "Лилия" балалар бакчасында  "Ел тәрбиячесе-2023" республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Шәйдуллина Лия Линар кызы бу бәйгедә җиңүче булды. Аны котлыйбыз һәм  алдагы сынауларда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International