2022 елның 20-21 декабрендә безнең районда "Россия Ел укытучысы" һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этаплары узды . Конкурсның муниципаль этабында барлыгы 17 гомуми белем бирү оешмасы укытучысы катнашты. Ике көн дәвамында укытучылар дәресләр, дәрестән тыш чаралар һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Компетентлы жюри аларның эшен методик осталык, мәгълүмати-тел грамоталылыгы, иҗаты, нәтиҗәле коммуникация кебек критерийлар буенча бәяләде. "Ел укытучысы" номинациясендә Сарман урта мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Гыйльфанова Рамилә Рафаэль кызы җиңү яулады. "Педагогик дебют" номинациясендә Иске Кәшер урта мәктәбенең чит тел укытучысы Нариманова Гөлшат Хәмбал кызы җиңүче булды. "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" конкурсында Сарман урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хатипова Гөлназ Рафис кызы җиңде. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Идрисова Гөлшат Язкар кызы котлады