Мөмкинлекләре чикле балаларны котлау

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел бәйрәме алдыннан Җәлил поселогы үзмәшгуль Вәлиәхмәтова Регина Фәнис кызы Кыш бабай белән бергә (Җәлил гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Якупов Илназ) якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар. Әлеге акциягә шулай ук «Красное и Белое» кибете администраторы Гафурова Замира Вазир кызы да кушылды.

Кыш бабай белән очрашу балаларны шатландырды. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр укыдылар, уңышлары турында сөйләделәр һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International