Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бәйге

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Кыш - ул искиткеч ел фасылы, чөнки ул кызыксыну, иҗат, фантазия һәм хыял уята. Яңа ел традициясе буенча ел саен Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы  "Теремкәй"  балалар бакчасында кул эшләре конкурсы үткәрелә. Конкурсның максаты-бәйрәм, Яңа ел атмосферасы тудыру, балаларны һәм ата-аналарны Яңа ел эшләнмәләре ясау буенча иҗади процесска тарту.

Конкурста төрле Яңа ел кул эшләре тәкъдим ителде! Күргәзмәдә катнашучыларның барысы да үзләренең фантазияләрен һәм иҗатларын күрсәтә алдылар. Без конкурста актив катнашкан ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International