Яңа ел - иң тылсымлы һәм көтеп алынган бәйрәм. Аны барыннан да күбрәк тылсымга, Кыш бабайга һәм Кар кызына ышанган балалар көтә. Яңа ел алдыннан әкият бүләк итү өчен, мәдәният сарае бүген мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ишекләрен ачты. Иҗади коллектив Яңа ел могҗизалары, әкият геройлары, мавыктыргыч конкурслар һәм уеннар белән кызыклы тамаша әзерләде. Бәйрәм экиятле, күңелле булды, кояшлы елмаю, балалар көлүе һәм яхшы кәеф белән тулы иде. Бу бәйрәм турында истәлекләр озакка калыр дип ышанабыз.