Бүген районда Татарстан Республикасы районнарының кино һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм методистлары өчен республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Татаркино» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова катнашты.
Семинарда катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде һәм тармак ветераннарына рәхмәт хатлары тапшырды.
Миләүшә Айтуганова, республика кино учреждениеләренең 2022 елдагы эшенә йомгак ясап, эшчәнлек нәтиҗәләре буенча иң яхшыларын дипломнар һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үтте.
Кино хезмәткәрләре ветераннары исеменнән хезмәт ветераны, Сарман кино учреждениесенең элеккеге җитәкчесе Альбина Яруллина чыгыш ясады.