Җәлил шәһәр тибындагы поселогында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Нефтьчеләребез нефть чыгарып кына калмый, социаль юнәлештә дә зур эш алып бара, шуларның берсе-мөмкинлекләре чикле балалар өчен бүгенге Яңа ел бәйрәмен оештыру.

Балаларны һәм аларның ата-аналарын Җәлил территориаль Башлангыч һөнәр берлеге оешмасы рәисе урынбасары Мөхәммәтҗанов А. Х., «Татнефть» ГАҖ ҮБ ЦССП әйдәп баручы белгече Миназова М. М., мәдәният сарае директоры Шәймөхәммәтова Л.Т., шәһәр тибындагы поселок Советының әйдәп баручы белгече Җәлил Абрарова Д.Ф. тәбрикләделәр.

Мәдәният сарае хезмәткәрләре бәйрәм чарасы оештырдылар, һәркемгә уңай эмоцияләр бүләк иттеләр һәм яхшы кәеф тудырдылар. Бәйрәмдә балалар өчен бик күп күчмә уеннар үткәрелде.

Балалар янына кунакка Кролик - киләсе ел символы, тычкан һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы килде. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр, Яңа ел һәм әкият персонажлары белән бергә күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International