Бүген Мәдәният сараенда мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен яңа ел чыршысы оештырылды.
Балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г.Р., «Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А., «Татнефть» ГАҖ ҮБ Сарман районы буенча ЦСП җитәкчесе урынбасары Афзалтдинов Т.Н. һәм Җәлил территориаль беренчел профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Мөхәммәтҗанов А.Х.
Балалар мәдәният сарае хезмәткәрләре әзерләгән Яңа ел тамашасын күрделәр, анда Кыш Бабай, Кар Кызы, киләсе ел символы Куян һәм Тычкан катнаштылар. Бәйрәм бик матур һәм күңелле булды.
Балалар әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр, уеннар уйнадылар, биеделәр, Кыш бабай белән Кар Кызына әзерләнгән шигырьләр сөйләделәр һәм бүләкләр алдылар.
Совет һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Башкарма комитеты VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Гаджиев Руслан Гаджиевичка һәм нефтьчеләребезгә Яңа ел бүләкләре өчен ихлас рәхмәтен белдерә.