Елга бер тапкыр тылсымлы әкият көтә торган искиткеч вакыт килә. Бәйрәм кәефе күңелне Яңа елга берничә атна кала ук биләп ала. Бу бәйрәмгә әзерлек безнең мәктәптә дә алдан башланды. Беренче эш итеп «Яңа ел тәрәзәләре» акциясе игълан ителде. Барлык класслар да мәктәп тәрәзәләрен бизәүдә катнаштылар. Технология дәресләрендә, өйдә бик күп кар бөртекләре ясалды! 26 декабрьдә әлеге акциягә йомгак ясап, кемнең тәрәзәләре иң креатив икәнен беләчәкбез. Класслар «Яңа ел ишеге» креатив акциясендә дә актив булдылар. Башлангыч сыйныф кабинетларының ишекләре аеруча кызыклы килеп чыкты. Ата-аналар ярдәмгә килделәр - нәтиҗә бик яхшы! Кечкенәләребез үз куллары белән бәйрәмгә эшләнмәләр дә ясадылар. Кызыклы күргәзмә барлыкка килде.
Р. Миннекәев исемендәге балалар берләшмәсе һәм өлкән сыйныф укучылары советы активистлары мәктәпнең фойесын, актлар залын, чыршыны бизәделәр, фотозона ясап куйдылар. Педагоглар һәм техник персонал мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкны бизәүдә катнаштылар. Безнең Кабартма һәркемне бәйрәмгә чакырып тора хәзер. Аннары бергәләп 22 декабрьдә Бистә чыршысын ачу тантанасында булдык.
23 декабрьдән тамашалар башланды. Быел Яңа ел программасында, Кыш бабай белән Кар кызы булудан тыш, Крош, Чыршы, Лещий, Баба-Яга, Атаман, Кар патшабикәсе катнашты. Барлык геройлар да рольләрне бик шәп башкардылар, бу хакта балаларның, сыйныф җитәкчеләренең һәм ата-аналарның бәяләмәләре, рәхмәтләре сөйли. 24 декабрьдә профсоюз чыршысы булды. 26 декабрьдә 1,2,5,6 сыйныф укучылары өчен бәйрәм булачак. Балалар Кыш Бабай, Кар Кызы, әкият геройлары белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөриячәкләр, кызыклы уеннар уйнаячаклар.